Буа үзәк хастаханәсендә 25 ноябрьдә Буа якташлык җәмгыяте оештырган «Әйдәгез, ярдәм итик!» дип исемләнгән хәйрия медицина акциясе узачак. Әлеге акция инде күркәм гадәткә әверелде.
Татарстанның әйдәп баручы табиблары Буа районы халкы янына күппрофильле карау уздыру өчен килә.
Бу юлы Буа үзәк хастаханәсенә үз өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр киләчәк: онколог-хирург, невролог һәм башкалар. Халыкны Буа шәһәрендә табиблар язылу буенча гына кабул итә.