20-21 майда Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Әйдә Бас» татар биюен үстерү остаханәсе фестивале була.
Әлеге чара турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләделәр. Фестивальнең беренче көнендә «Әйдә Бас» татар биюен үстерү остаханәсе проекты хореографлары һәм катнашучыларыннан татар биюен тәкъдим итә, аннан соң театр алдында «Кичке уен», перфоманс була. Икенче көнне Казан паркларында чыгышлар көтелә. Фестиваль Кариев театрында гала-концерт белән тәмамлана.