Казанда Пушкин исемендәге Мәдәни үзәк диварларында Разил Вәлиев пьесасы буенча «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» мюзиклның премьерасы булды.
Куелыш эшенә Росссиянең халык артисты, режиссер — Рәшид Заһидуллин алынды. Мюзиклда «Созвездие-Йолдызлык» театры артистлары катнаша. Сәхнәдән алар чын мәхәббәт, гаилә һәм тугрылык кебек кыйммәтләрне чагылдыра, биш дусның тормыш тарихын күрсәтә.
Мюзикл «Әйдә, барыйк, кызлар карыйк!» пьесасының рус телле варианты булып тора. 30 елдан артык элек язылган һәм театр сәхнәсендә уңышлы барган әсәр яңа тормыш алды.
Спектакльдә мөһим роль уйнаган музыкаль өлеш джаз стандартларында төзелгән, бу аңа заманча яңгыраш кертә һәм өстәмә мәгънәви төсмер өсти. Музыкаль номерлар һәр геройның образын ачарга ярдәм итә, аның яшерен хисләрен һәм хыялларын чагылдыра.
Киләчәктә дә татар пьясаларына яңа караш белән эшләнгән спектакльләрне күрергә язсын дип телик.