Буа районының иң борынгы уку йортларының берсе Яңа Чәчкап урта белем бирү мәктәбе йөз еллык юбилеен билгеләп үтте. Бер гасырлык мәктәп бәйрәменнән хәбәрчеләребез репортажы.
Чыгарылыш укучылары өчен мәктәпнең юбилее дулкынландыргыч чара. Чөнки кайчандыр шушы газиз күңелгә якын мәктәптә үзләре дә белем алган. Сыйныфташлар, партадашлар, укытучылар. Барысы да якын. Бүгенгедәй истә. Әлфия Зыятдинова мәктәпне 86 елда тәмамлый. Бүген ул мәктәп бусагасын дулкынланып үтә.
Бу йөз ел эчендә ниләр генә булмаган: җитәкчеләр алышынган, берничә буын укучылары мәктәпне тәмамлаган. Әлбәттә белем йорты бинасы да яңарган. Илгизәр Шәрәфетдинов Яңа Чәчкап мәктәбен 1980 елда тәмамлаган, мондый очрашулар һәм бәйрәмнәр кирәк дип саный.
Сиксәненче елларда балалар күплектән мәктәптә ике сменада укыйлар, тирә-күрше авыллардан да килеп укучылар күп була. Леонид Иванов күрше Чуаш Аксуы авылыннан килеп укый.
Бер гасырлык мәктәпнең 11 еллык эшчәнлеге Рөстәм Бикмуллин җитәкчелегендә уза.
Юбилей колауларсыз да булмый. Әлбәттә, район җитәкчелеге, мәгариф идәрәсе исеменнән мәктәп коллективына җылы сүзләр әйтелде.Әлеге көн очрашуда катнашучыларның күңелләрендә әле кат-кат искә төшәр, яңарыр.
Миләүшә Мусина, Рөстәм Әхмәдуллин, Илнур Кадыйров Татарстан Яңалыклары, Буа районы.