Җәй — яраткан китабыңны кыстырып табигатькә чыгу өчен иң кулай вакыт. Бу уңайдан «Казан утлары» журналы ай саен берәр кесә китабы чыгара. 13нчесе булып Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» китабы басылды. Басманы киң катлап укучыларга «Татмедиа»ның матбугат үзәгендә тәкъдим иттеләр. Тулырак Ләлә Зәйнуллина видео сюжетында.
Ринат Мөхәммәдиев – Мәскәүдә яшәп иҗат итүче язучы, «Татар дөньясы» газетасы баш мөхәррире. 70ләп китап авторы. “Кыргый атауга сәяхәт” китабында Яңа Зеландиядә ташландык утрауда татар кешесе белән очрашуын, хәзер аның туган якларына кайта алмыйча яшәвен ача.
Мавыктыргыч җиңел, бер сулышта укыла торган әсәр. Язмыйча калып булмый торган вакыйга.
Язма документаль әсәр кебек укыла, ләкин моны документаль жанр дип кабул итәргә кирәкми дип искәртте Татарстан Язучылар берлеге рәисе.
Бүген заманалар бүтән. Калын китаплар – киштә өчен. Кесә форматында басылган китаплар татар әдәбиятенә үзгә кызыксыну уятты. Татар китап укымый, татарның укырлык әсәрләре, язырлык язучылары юк диючеләргә – бу яхшы җавап.
Шушы ук җыентыкта авторның тагын берничә хикәясе урын алган.
Чара азагында Ринат Мөхәммәдиев укучыларына автографлы китаплар өләште.