Татарстан журналистлар берлегендә “Йөрәктән-йөрәккә“ дип аталган музыкаль әдәби чара үткәрелде. Ветеран журналистларга булган хөрмәт бәйрәме ничек узганын хәбәрчебез Мөршидә Җиһан күреп кайтты.
“Ветераннарга һәрдаим хәерхаклы журналистлар берлегендә узган чараны Васил Гарифуллин ачып җибәрде.
Иң әүвәл сәхнә түренә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән сугыш ветераны Александр Малов чакырылды. Аңа журналистлар берлегенең истәлекле бүләкләре тапшырылды.
«Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”, – ди татар халык мәкале. Күптән түгел 60 яшь тулган журналистлар остазы үзе дә, юбилей елы булган башка каләм әһелләре дә шәхси бәйрәмнәре белән тәбрик ителде.
Йөрәктән-йөрәккә җырлар, гына түгел журналистларның яңа гимны да яңгырады.
Әлеге җырның сүзләрен заманында журналист Касыйм Тәхау иҗат иткән. Ә көенең беренче вариантын Рөстәм Яхин язса, заманчасы Мирсәет Сөнгатуллинныкы.
Бик четрекле чорда эшләп, мәйдан тоткан каләм ияләрен берни белән дә шаккаттырып булмый. Әмма чыгыш ясаучыларның җырлары беркемне дә битараф калдырмады. Юкка гына йөрәктән чыккан йөрәккә керә димиләр шул.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.