Буш вакытларын кызыклы гына түгел, файдалы итеп тә уздыра. Чишмәбаш авылы өлкәннәре хәрби хәрәкәттә катнашучыларга һәрдаим ярдәм итеп килә. Шушы көннәрдә алар янә авыл клубына йон оеклар бәйләргә дип җыелды.
Килер көннәребезгә иминлек. Егетләребезнең исән сау әйләнеп кайтуын теләп апалар оекбашлар бәйли. Көн саен кичләрен, кайвакыт көндезләрен дә алар Чишмәбаш авылы клубына җыела. Йон язып, аны эрләп, оекбашлар бәйлиләр.Инде 82 яшьтә булсам да мондый чаралардан читтә кала алмадым ди Гөлдәмия ханым. Кулыннан килгәнчә егтләргә ярдәм итә алуына сөенә. Бирегә дә ул зур теләк белән килгән.
Узган ел әлеге авыл активистлары егетләргә атап 20 пар оекбаш бәйләп җибәргән. Бу юлы тагын да күбрәк санда оеклар әзерләүне максат итеп тоталар.
Әлеге игелекле чарага Чишмәбаш авылыннан гына түгел, байсар авылыннан да килгәннәр. Рәзилә һәм Илгиз Гыйздәтуллиннар бу игелекле эштә башлап йөрүчеләр. Аларның тырышлыгы һәм авыл халкы ярдәме белән егетләргә әледән әле төрле яклап ярдәм күрсәтелә. Киләчәктә эшчәнлекләрен дәвам итәргә планлаштыра алар.
Алия Галиуллина, Регина Салахова, Альбина Солтанова, Марат Саррахов, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.