“Ярдәм” вакыфында күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен тернәкләндерү курслары дәвам итә. «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» исемле бу курслар инвалидларны тормышка яраклаштыру, савыктыру буенча мәсьәләсенә яңача итеп якын килергә мөмкинлек бирә. Проектны тормышка ашыруда күп сандагы хезмәткәрләр һәм партнерлар катнаша.
Ел башында ук башланып киткән ер айлык курсларга да белем алырга һәм тернәкләнү өчен Башкортостан һәм Удмуртия Республикаларыннан, Белгород, Оренбург, Самара, Әстерхан, Ростов, Мәскәү өлкәләреннән, Дагыстан, Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарыннан күп кеше килде.
Проектның максаты — күзләре күрмәгән һәм начар күргән кешеләргә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү. Курсларда аларга көнкүрештә кирәк булган күнекмәләрне һәм белем бирү, психологик һәм физик яктан тернәкләндерү каралган. Күзләре зәгыйфь булган кешеләр белән бәйле хәл ителәсе мәсьәләләргә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү дә проектның бурычларыннан санала.
Әлеге курсларның киңкырлы тернәкләндерү программасы белем бирү, психологик һәм медицина, юрист ярдәме күрсәтүне, экскурсияләргә алып баруны күз алдында тота. Күптән түгел генә сукырайган кешенең дә, тумыштан кояш нурларын күрүдән мәхрүм булганнарның да ихтыяҗы исәпкә алынган. Бер сүз белән әйткәндә, шушы курсларны узганнан соң, күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр, белем эстәп, үз-үзенә ышанычы артып, рухи яктан ныгып кайтып китә.
Билгеле булганча, 2018 елда ук әлеге проект Россия Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын откан иде инде. Нәтиҗәдә ул бәйсез экспертлар тарафыннан иң яхшы 100 проекты исәбенә кертелде. Анда бер урынга 7 проект дәгъва итте. Шулай ук «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» проекты Татарстанда грант ота алган оешмалар һәм эшләр арасында иң эреләрдән санала.
Әлеге проектның социаль яктан әһәмиятле, актуаль булуы, проектны тормышка ашыручы команданың осталыгы нәтиҗәсендә, «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» Гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән Президент грантлары фондының «Социаль хезмәт, социаль ярдәм күрсәтү һәм яклау» юнәлеше буенча бәйгедә кабат җиңү яулады.
Бүгенге көндә «Ярдәм» гомуммилли хәйрия фондының тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен «Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез» проекты буенча тернәкләндерү курслары Гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән Президент грантлары фонды һәм «Ярдәм» хәйрия фондының үз чыганаклары хисабына тормышка ашырыла.