Республика башкаласында аномаль эссе һава торышы булу сәбәпле, Казанның Дәүләт автоинспекциясе автомобиль юлларында гадәттәгечә йөк машиналары өчен чикләүләр кертелүен искә төшерә.
32 градустан югары температурада, йөк машиналарына көндез юлларда йөрү тыелачак. Алар кичке сәгать уннан иртәнге сәгать унга кадәр генә хәрәкәт итә алачак.Cезонлы чикләүләр пассажирларны йөртүче автобусларга, юл-төзелеш техникасын, авария-торгызу һәм ремонт юлларын уздырганда кулланыла торган йөк машиналарына кагылмый.