Гитаралар, cкрипкалар, 2 концерт рояле, 8 пианино һәм башка күп кенә музыка уен кораллары. Түбән Камадагы 4 нче музыка мәктәбе яңа уникаль уен кораллары белән баетылды. Болар барысы да «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә мөмкин булды.
Күңел кылларын чиертә. Башкача әйтеп тә булмый, ди Владимир Федонин. Гитарада уйнарга өйрәтүче укытучы үзенең яңа уен коралына сөенеп туя алмый.
Бу гитара Ямаха фирмасыныкы, ул бөтен дөньяга танылган фирма, бик көчле музык коралы.Өстәмә яхшы акустика да кирәкми, көллияттә дә чыгыш ясарга була.
Музыка мәктәбендә чын-чынлап уникаль уен кораллары күп хәзер. «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә уку йорты гитара, скрипка,2 концерт рояле,8 пианино, башка музыка кораллары белән баетылды.
Укытучылар яшь буын өчен нәкъ менә яңа музыка коралларында уйнау бик мөһим, диләр.
Мәктәп быел 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Директор Эдуард Газеевның әйтүенчә, уку йортында мондый масштаблы үзгәрешләр беренче тапкыр.
Без бик шат. Ковид белән бәйле чикләүләргә карамастан, зур сәхнәдә чыгыш ясарга хыялларнабыз, мондый мөмкинлек булыр дип өметләнәбез. Мәктәптә талантлы яшь музыкатнлар байтак.
Россия территориясендә «Мәдәният» илкүләм проекты 2024 елга кадәр гамәлдә. Әлеге проектта шәһәрнең башка музыка мәктәпләренең дә катнашу мөмкинлеге бар.
Денис Макаров, Евгений Лызаев, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.