Безнең «Татарстан» телерадиокомпаниясе, Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә, 2022 елга нәтиҗә ясый. Һәр атна саен без сезгә, хөрмәтле телевизор караучылар авыру балаларга ярдәм итү буенча мөрәҗәгать итеп килдек. Битараф булмауыгыз цчен зур рәхмәт сезгә. Республиканың игелекле кешеләре ярдәмендә барлыгы 26 миллион 500 мең сум акча җыелган.
Настя Бердникованың — бәйрәм мәшәкатьләре. 9 елга ул беренче тапкыр Яңа ел чыршысын бизәргә ярдәм итә. Шунда ук теләк теләргә дә өлгерә. Бер хыялы тормышка ашкан инде. Ул ишетә башлаган. Туганнан бирле – церебраль параличдиагнозы булу сәбәпле, ул бөтенләй ишетмәгән.
Яхшырак ишетү өчен – көчле аппарат кирәк. Ул 500мең сумга төшкән. Гаилә өчен — күтәрә алмаслык сумма була. Бу хакта без сентябрьдә сөйләгән идек. Тамашачылар һәм башка хәйриячеләр белән бергә кирәк сумма җыелды.Телевизор караучылар бу зәңгәр күзле сабыйның да тарихын хәтерлидер. Даниил Петров шулай ук церебраль параличтан, авырлыгы аз булудан интегә. Гадәти ризыкны — ул ашый алмый.
Атна саен, Рус фонд белән бергәләп, сезгә сәламәтлек буенча проблемалары булган балалар турында сөйлибез. Кемгәдер тернәкләндерү чаралары кирәк, кайберләренә кыйммәтле дәвалау таләп ителә.
Камилланы да медикаментларга акча җыеп көчле авырудан хәйриячеләр коткарды.
Быел Русфонд карамагындагы 60 бала ярдәм алды. Республика халкы алар өчен 26,5 миллион сум акча җыйды. Сабыйларның барысы да бик рәхмәтле. Янәшәдә шундый киң күңелле, ярдәмчел кешеләр булганда, алар чынлап та могҗизага ышана.
Алия Галиуллина, Феруза Насырова, Ильдар Галяутдинов, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.