Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә авыру балаларга булышу буенча уртак проектны дәвам итәләр. Сезнең белән бергә без балаларга каты авыруларны җиңәргә булышабыз. Бүген Арчадан 9 яшьлек Сөмбел Галиуллинаның авыру тарихы. Ул өченче типтагы мускул атрофиясеннән интегә. Өзлегүләр булмасын өчен, инвалид коляскасы сатып алырга кирәк. Ә коляска кыйммәт, дүрт йөз мең сумга якын тора.
Тугыз яшьлек Сөмбел Галиуллина паркка йөрергә бик сирәк чыга. Яшь ярымлык чагында ук инде кызга өченче типтагы арка мускуллары атрофиясе диагнозын куялар. Алты яшькә кадәр ул,
Хәзер Сөмбел башлангыч сыйныф укучысы. Коляска авыр, анда мөстәкыйль йөреп булмый. Шуңа күрә әти- әнисе йөрергә булыша.
Өзлегүләр булмасын өчен яңа кресло-коляска кирәк. Өстәвенә, ул чакта Сөмбелнең мөстәкыйль йөрү, мәктәптә өлкәннәр ярдәменнән башка шөгыльләнү мөмкинлеге дә барлыкка килә.
Сөмбелнең яшәешен без бергәләп җиңеләйтә алабыз. Дүрт йөз мең сумга якын акча җыю өчен хисап счеты ачылган. 5542 нче номерына ДЕТИ сүзе белән смс җибәреп, үз өлешеңне кертергә була. Бер хәбәрнең бәясе 75 сум. Тулырак мәгълүматны безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында белергә мөмкин.
Валентина Васильева, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.