Казанда «Про добро — Игелек турында» Бөтенроссия форумы узды. 5 көн эчендә 75 төбәк вәкилләре фикерләре белән уртаклаштылар, үзләренең волонтерлык проектларын тәкъдим иттеләр. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Танышу уеннары, иҗади биремнәр, фикерләшү, гапләшү. Берничә көн эчендә Россия төбәкләре студентлары бер йодрыкка берләшеп, бердәм командага әйләнде. Көллиятләрдә тәрбия эшен оештыру буенча тәкъдимнәр эшләнде.
Форумның конкурс өлеше дә бар иде. Катнашучылар үз шәһәрләрендә гамәлгә ашырыла торган проектларын тәкъдим итте. Җиңүчеләрне нәтиҗәлелек, алга этәрү, системалылык юнәлешләрендә ачыкладылар.
Форум игелеккә багышланды. Без аны социаль проектларны ирекле формага, волонтерлык функцияләрен тормышка ашыруга юнәлттек.
Форумның төп максаты-һәр студентка үз фикерләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирү.
Бу форумның үзенчәлеге шунда, тудырыла торган мөмкинлекләр чынбарлыкта гамәлгә ашырыла торган булырга тиеш.
Без барлык министрлык һәм ведомстволарга берләшеп, бер бөтен булырга тиеш. Үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә һәр яшь кешенең тормышта үз урынын табарга булышабыз, уйланган проектларны гамәлгә ашыруын телибез.
Казан «Игелек турында» форумына башлангыч бирде. Киләчәктә аны ел саен Татарстан башкаласында үткәрүне күздә тоталар.
Валентина Васильева, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.