Изге Рамазан аеның беренче көненнән үк Казанның Галиев мәчетендә Коръәнне хәтем кылу башланды.
Татарстан Коръән хафизлары – Нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлеге белгечләре көн саен өйлә намазыннан соң бер җүзне укып чыга. Һәркем Галиев мәчетендә һәм онлайн-режимда Коръән хәтем кылуга кушыла ала. Шулай ук Нәзарәтнең телеграмм-каналында хәтемнең турыдан-туры трансляциясе алып барыла дип белдерде Нурислам хәзрәт Вәлиуллин.