Изге Рамазан аенда Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә урнашкан гыйбадәт кылу бүлмәсе яңартылды. Ул Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм Апанай мәчетенең уртак көче белән торгызылган. Ремонт эшләре 28 феральдә башланып, 26 мартта тәмамлана.
Кыска вакыт эчендә гыйбадәт кылу бүлмәсе, аңа илтә торган коридор тулысынча үзгәргән. Дивар һәм түшәмнәр буялган, кыйбла тарафын күрсәтүче михраб та заманча итеп бизәлгән. Яңартылган бүлмәдә намаз укылды. Биредә шулай ук ислам дине әдәбиятын уку, догалар өйрәнү мөмкинлеге дә бар. Шулай ук Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә 2005 елдан христианнар өчен гыйбадәтханә бүлмәсе дә ачылган.