Татарстан мөфтияте 22 көннән җитәчәк изге Рамазан ае уңаеннан, җәмәгать урыннарын иң матур бизәү буенча, “Нурлы Рамазан” дип исемләнгән бәйге игълан итте. Республикада изге ай мохитен тудыру һәм бәйгедә катнашу өчен, иҗтимагый, коммерцияле, шәхси, дәүләт, дини һәм башка оешмалар чакырыла.
Моның өчен алар халыкка хезмәт күрсәтү урыннарында– ягни кафе һәм рестораннар, кибетләр һәм сәүдә үзәкләре, салоннар, мәчетләр, уку йортлары кебек төрле биналарның керү өлешен бәйрәмчә итеп бизәргә тиешләр. Иң матур бизәлешне башкаручыга-хаҗга юллама бүләк ителәчәк. Бәйгенең калган җиңүчеләрен шулай УК мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр көтә.
Бәйге Рамазан аеның 1нче көненнән, ягъни 23нче марттан алып үткәрелә. Финалга чыгучылар 16 нчы апрельгә кадәр билгеләнәчәк. Тулырак мәглүматны экранда күрсәтелгән телефон номеры аша белергә мөмкин.