Казанда «Чиста мәчет» акциясе үткәрелә. Чара якшәмбе көнне — 12 мартта уза.
Волонтерлар намаз бүлмәләрен һәм башка бүлмәләрне тәртипкә китерә. Быел акция башланганнан бирле “Миргазиян”, “Тәүфикъ”, “Мәдинә” һәм Апанай мәчетләрендә өмәләр узган инде. Акциягә Республиканың Диния нәзарәте аша белешеп кушылырга була.