Татарстан Диния Нәзарәтендә татар телле мохитне үстерә торган мәчетләр арасында «Изге әманәт» бәйгесе игълан ителде. Студиябез кунагы Равил хәзрәт әлеге бәйгенең үзенчәлекләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләп үтәр.
Бәйге нәтиҗәләре нәрсә күрсәтте?Мәчетләрдә милли үзаң тәрбияләү юнәлешендә нинди чаралар уздырыла.
Җәмәгатьчелекнең бер өлеше милләтне саклауга мәчетләрне җәлеп итәргә ярамый диләр. Янәсе татар ул әле мөселман дигән сүз түгел. Татарлар арасында атеистлар да, керәшеннәр дә бар. Сез бу хакта нәрсә уйлыйсыз.
Халык санын алу башланды? Милләтәшләрегезгә ни дип әйтер идегез.
Әгәр дә милләтне көчле итеп, бөек итеп күрәсең килә икән, иң беренче булып аның көчен таны, шул милләтнең баласы булуың белән горурлан дип язган бер акыл иясе. Хөрмәтле телевизор караучылар, илебездә халык санын алу көннәре. Әлеге мөһим чарада катнашыйк.