Татарстан Милли китапханәсендә «Олуг китап» күргәзмәсе ачылды. Анда уникаль Коръән китаплары тәкьдим ителде.
Татарстан Милли китапханәсендә «Олуг китап» күргәзмәсе ачылды. Анда халыкка уникаль Коръән китаплары тәкьдим ителде. Ул Идел буе Болгарында ислам дине кабул итүгә 1100 ел тулуга багышлана. Үзенчәлекле күргәзмәне Ләлә Зәйнуллина күреп кайтты.
Бу 17 гасырдан сакланып килгән Коръән. Кульязма Госман империясендә булдырылган. Шырпы тартмасы зурлыгындагы Коръән 1690 елда дөнья күргән. Татарстан Милли китапханәсендә Мөселман дөньясында беренче 1804 елда Казанда басылган Коръән саклана. Ул 30 өлештән тора.
Экспонатлар арасында Финляндия татары Хәсән Хәмидулла ярдәме белән басылган Коръән бар. Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Коръән коллекциясе 1996 елда оеша башлый. Бүгенге көндә Милли китапханәдә Коръәннең гарәп, фарсы, башкорт, төрек, һәм башка телләрендә 300дән артык төре бар.
Күргәзмә ачылышында Коръән бастыруның заманча алымнары да тәкьдим ителде.
Күргәзмәдә Коръән тәфсирләре һәм хәзерге заман рәссамнары эшләреннән торган хезмәтләр дә бар.
Коръән коллекциясен җыю бүгенге көндә дә актив рәвештә дәвам итә. «Олуг китап» күргәзмәсе август азагына кадәр эшли.
Ләлә Зәйнуллина, Ренат Сәхибгәрәев. Татарстан яңалыклары.