Җәмгыятьтә тәртип һәм рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме — әдәп-әхлак, ә күркәм әхлакның нигезе — дин, иман. Казанның Совет районы мөхтәсибәтендә өр-яңа иман йорты калкып чыкты. Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган тагын бер рухи бүләк. Мәчет ачылышыннан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Безнең халыкта “Башланган эш беткән эш” дигән гыйбарә бар. Яңа мәчетне күргән кеше хәйран калырлык. Ел ярым эчендә архитектура истәлеге булырлык иман йорты төзелгән. Мәхаллә халкы да гаҗәпләнә. Беренче субай кагылуга бер ел да булмады мәчетнең манараларында, гөмбәзендә ялтырап яй балкыды. Ә Рәбигуль әүввәл аеның икенче көнендә җәмәгать белән бергә дога кылып мәчет ачылды.
Аллаһым миңа рәхмәт ишекләреңне ач дип атлап керәләр мәчеткә кергәндә. Белмәүче, яисә онытып җибәрүчеләр өчен кирәкле дога , хәдисләр Рауза мәчетенең диварларына да язылып куелган. Гомумән, бу мәчет моңа кадәр төзегәннәр тәҗрибәсенә таянып эшләнгән, шуларның иң күркәм үрнәкләрен үзенә җыйган. Мәсәлән, кыйбла дивары татар милли орнаментына нигезләнеп мозаика стилендә бизәлгән.
Күңел биреп, тырышып эшләгән күренә ул. Бу хакта мәчет ачылышында катнашкан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та искәртте.
Шартлар тудырылаган мәчеткә ихтыяҗ да бар. Дөрес, Казанда мәчетләр шактый. Әмма Совет районы мөхтәсибәтенең әлеге мәхәлләсе өчен Рауза мәчете — беренче.
Ихтыяҗны кәнагатьләндерү өчен мәхәллә халкын үз артыннан ияртерлек имам сайлап кую да шарт. Анысы да хәл ителгән – яшь хәзрәткә хәер-фатыйха мәчет салына башлаганда ук бирелгән.
Илнур хәзрәт Вафин
Элек заманнардан ук мәчетләр намаз кылу урыны гына түгел, ә бәлки мәгърифәт нурын иңдерүче рухи тәрбия учагы да. Без гомер буе аның җылысына мохтаҗ.
Дәвамчылар тәрбияләргә тиешле гыйбадәт йортын төзетүне Гайзатуллиннар гаиләсе башлап йөри, Дөрес ярдмчеләребез бик күп булды, президенттан алып мәхаллә халкына кадәр ди барысына да рәхмәтле Радик Гайзатуллин.
Оныкларыбыз, киләчәк буын әхлагы өчен җан атып йөрүче дин әһелләренең берсе Җәлил хәзрәт һәрвакыт диярлек вакыйга үзәгендә.
Иң газиз кешеләренә, шул исәптән мөселман халкына зур шатлык бүләк иткән Гайзатуллиннар гаиләсе әниләре хөрмәтенә әлеге мәчеткә Рауза исемен биргән. Ә Рауза гарәпчәдән җәннәт бакчасы дип тәрҗемә ителә.
Мөршидә Җиһан, Альберт Сафиуллин. Татарстан яңалыклары.