Республикада инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. Киләсе видеоязмабыз герое Мисбах Абҗаббаров Мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, үзе башкаларга да ярдәм итеп яши. Ул, тумыштан начар күрсә дә, зур тырышлыгы нәтиҗәсендә башка балалар белән рәттән укып, гади мәктәпне тәмамлый, югары белем ала, аннары мәктәптә инглиз теле укыта. Сәяси икътисад белән кызыксынып китеп, студентлар өчен лекцияләр укый, китаплар яза. Үзәнчәлкле кеше белән “Күркәм эшләр эзеннән…” сәхифәсендә Ания Гыйбадуллина таныштыра.