Изге эшкә –һәркемнең өлеше. Казанда яшәүчеләрне паллиатив пациентлар өчен кан тапшыруга чакыралар.
Җиңү проспекты, 85 йорт
Акция Бөтендөнья яман шеш авыруларына каршы көрәш көненә туры китерелгән. Бер үк вакытта ул Россиянең төрле шәһәрләрендә уза, бу күптән традициягә керде. Акция барышында меңләгән кеше катнашкан. Акциянең яңа этабы 3-4 февральгә билгеләнгән. Теләүчеләрне Республика кан үзәгендә, Җиңү проспектындагы 85нче йортта көтәләр.