21 майда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» махсус тантаналы чара узачак.Шул уңайдан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында «Изге Болгар җыены» чарасын үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе үтте. Теманы Фәннур Хәсәнов дәва итә.
Татар информ мәглүмат агенталыгында узаган очрашуда быелгы «Изге Болгар җыенының » программасы билгеле булды. Әлеге истәлекле чара 1989 елдан бирле үткәрелеп килә . «Изге Болгар жыены» бөтен илдән дистәләгән мең кешене һәм чит илләрдән күпсанлы ватандашларны җәлеп итә.
Быелгы Чарада Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Россия Федерациясенең 72 субъектыннан ХІІ Бөтенроссия дин әһелләре форумының 1100 гә якын делегатлары катнашыр дип көтелә. Җыен дәвамында Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында күргәзмәләр, остаханәләр эшләячәк. Кунакларның мәдәни программа, Татарстан халык сәнгать кәсепләре осталарының кул эшләнмәләре күргәзмәсе, билбау көрәше буенча турнир карау мөмкинлеге булачак.
Быелгы «Изге Болгар җыены» ның үзенчәлеге булып, беренче тапкыр Мөхәммәд пәйгамбәребезнең ядкарьләре Казанга кайтарылачак.
Шулай ук әлеге масштаблы чара вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүне контрольдә тоту hәм йогышлы чирләрдән саклану кебек көндәлек мәшәкатьләр дә күз уңында булачак.
Фәннур Хәсәнов. Искәндәр Тюменев. Татарстан Яңалыклары.