Чулпан авылында яшәүчеләр Рамазан аеның ифтар мәҗлесен билгелиләр. Күптәнге традиция буенча әлеге изге айда авыз ачтыру мәҗлесләрен Сәләймановлар башлап җибәрә. Быелгы ел да искәрмә булмады. Әхтәм һәм Рәис Сөләймановлар Уразаның беренче көнендә Агроинвест идарәче компаниясенә караган берюлы 21 авылда ифтар мәҗлесләре уздырдылар. Безнең төшерү төркеме Чулпан авылында кунакта булып кайтты.