Казанда өченче тапкыр «Итил» Идел буе халыкларының яңа этник мәдәнияте фестивале узды. Горький исемендәге ял итү паркында, фестивале кунаклары Идел буе төбәкләрендә яшәүче халыкларының мәдәнияте, сәнгате белән таныша алды. Тулырак хәбәрчебез язмасында.
Фестиваль мәйданына керү белән борыннарны тәмле аш-су исләре кытыклады. Тизрәк шунда юл тоттык….Кояш нурлары астында тагын да матурланып Мичтә удмурт халык ризыгы пәрәпәчләр пешә. Аш-су остасы Надежда Федорова аның 11 төрен ясый белә.Тече камырдан кәрзин формасын ясыйбыз, шуңа тәмле эчлек тутырабыз. 11 төрле пәрәпәч ясый беләбез.Бик тәмле килеп чыга.
Бу сүзләр белән 100% килешәм – телеңне йотарлык шул. Гомумән, “Итил фестиваленә килүчеләр Идел буе халыкларының иң тәмле милли ризыкларын авыз итте. Свияжск шәһәреннән килгән Ольга Антонова әбисе генә белгән уникаль рецепт буенча коймак белән сыйлады. Мондый бәйрәмдә Милли бизәнү әйберләрен алмыйча китү бер дә дөрес булмас иде. Алка, беләзекнең нинди генә төре юк.
Бу күңел ачу чарасы гына түгел. Иң беренче чиратта бу белемеңне арттыру мәйданы да. Башкортстаннан килгән Роза Закирова оныкларын милли орнаментлар белән таныштырып аларның кыймммәте турында сөйли…
Балалар белән килүчеләр өчен тагын бер бик кызыклы урын… Абый һәм сабый мәйданы. Монда балалар үзләренә яңа шөгыль тапты.
Халыкны иң җәлеп иткәне әлбәттә – концерт. Беренчеләр булып сәхнәгә Удмуртиядән килгән “Тылобурдо кошы” төркеме чыкты.
Итил Фестивале халыкларның мәдәни кыйммәтләргә яңа мәгънә бирүгә, фольклор мотивларының заманча яңгырашын эзләүгә юнәлдерелгән.
Айзилә Батырханова, Альберт Сафиуллин.