Җитез һәм хуҗаларына булыша торган хайваннар. Түбән Камада аучы этләр күргәзмәсе узды. Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән аучылар үзләренең дүрт аяклы дуслары белән таныштырдылар. Белгечләр этләрнең тышкы кыяфәтен, үз-үзен тотышын, хәрәкәтләрен бәяләде һәм иң яхшы этне сайлады. Тулырак алдагы минутларда.
Татарстанның аучылар һәм балыкчылар җәмгыятеннән килгән белгечләр этнең тешләрен карый. Хайваннарны тикшерү шуннан башлана да. Чөнки аучы этләр өчен теш мөхим роль уйный. Аннары экспертлар койрыклының баш формасын, гәүдәсен карап – үз нәтиҗәләрен әйтәләр.
Виктор Паньшин күргәзмәдә катнашыр өчен Алексеевскидан килгән. Яр кушаматлы көнбатыш лайкасына 2 яшь. Аучы этне урамда тота. Аларга аерым игътибар кирәк ди ир-ат – еш йөртергә, туклануы да балык, ит, ботка кебек ризыкларга бай булырга тиеш. Аучы аның белән эре хайваннарны — поши, кабан дуңыгызын, бурсыкларны аулый икән.
Аучылар Татарстанның төрле районнарыннан килгәннәр – Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Алексеевск… Күргәзмәне Республиканың аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте оештыра. Ул башка районнарда да оештырыла. Чарада барлыгы 50 гә якын этне бәялиләр. Иң яхшысы дип Алексеевскидан килгән Яр кушаматлы эт табыла.
Рушания Сибатова, Рафаэль Рәкыйпов, Татарстан яңалыклары.