Истәлекле очрашу. Яшел Үзәннең 3нче спорт мәктәбендә якташыбыз, «Рубин» уенчысы Илья Рожков булып китте. Футбол буенча Россия яшьләр җыелма командасы яклаучысы яш футболчылар өчен күренекле кеше. Аның рекордлары, хыяллары һәм башка күп нәрсәләр турында кызыксынып сораулар бирә алар.
Илья Рожков Хәзер Казандагы «Рубин» командасының яхшы уенчысы, ә 10 ел элек ул, әлеге Яшел Үзән егетләре кебек үк, зур футбол турында хыяллана. Кечкенәдән үҗәтлеге белән зур нәтиҗәләргә ирешә. Җитез, тиз, көрәштә юл бирмәс егет турында менә нинди фикердә аның тренеры.
Ильяс тренировкага гына йөрми, ә тупны виртуоз рәвештә тотарга өйрәнер өчен күп кенә шәхси күнегүләр дә башкара.
Егет иң яхшы һөҗүмче, бомбардир, ярымсакчы, 10 тапкыр бүләкләнгән. Ярты ел Рубин җыелма командасының төп составы өчен уйный һәм гол кертеп, Россия премьер — лигасында команданың иң яшь ассистенты була. Яшь футболчылар кызыксынып сораулар бирә, чөнки күпләр өчен Илья инде кумир.
Хәзер Яшел Үзәндә футбол актив үсеш ала. Моның өчен инициативалы тренерлар спортчыларны әзерләү буенча яңа ысуллар уйлап таба. Балалар нәрсәгә омтылырга икәнен күрсеннәр өчен, узган ел ахырында балалар һәм өлкәннәр футбол клублары берләштерелгән. Футбол уйнарга һәркем өйрәнә ала , әмма бары тик азлары лидер һәм чемпион була ала. Илья Рожков үз үрнәге белән моны исбатлый. Очрашу ахырында спортчы малайларга яңа инвентарь бүләк итә һәм уңыш серен сөйли.
Балалар бу очрашуны озак вакыт истә тотар, ә профессиональ спортчыдан яңа туплар һәм киңәшләр чын чемпион булырга ярдәм итәчәк.
Анна Вахитова, Александр Федоров, Татарстан яңалыклары, Яшел Үзән районы.