Бүген 22 нче июнь — тарихыбызның иң фаҗигале көннәрнең берсе, хәтер һәм кайгы көне. Ул дәһшәтле еллар турындагы хәтер ватандашларыбыз күңелендә мәңгегә сакланыр.
Безнең корбаннар саннар белән генә үлчәнми. Сугыш дәһшәтенә карамастан, җиңү яулаган әби-бабаларыбызның батырлыгы, киләчәк буыннарга үрнәк булып тора.
Кичә кич белән Казанда «Огненные картины войны» халыкара акциясе узды. Җиңү паркында активистлар шәмнәр төзеп, Т-34 колхозник татарии танкның сурәтен ясады. Шулай ук төнлә «Хәтер нуры» халыкара акциясе һәм Казан — хезмәт батырлыгы шәһәре сабагыннан матәм йөреше узды.
Ә инде берничә сәгатьтән соң мәчетләрдә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә җыелып догалар укыйячаклаар. Бүген кич Казан телеманарасы алсу төскә керә. Аны кичке сәгат тугыздан унбергә кадәр карарга мөмкин булачак.