Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә рәсми старт бирелде. Казан Кремлендә әлеге вакыйгага әзерлек буенча республика оештыру комитеты утырышы узды.
Юбилей тантаналары Россия күләмендә уздырыла. Масштаблы планнар турында хәбәрчеләребез язмасында.
Утырышта Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Президенты администрациясенең Эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Анатолий Вылегжанин, Россия мәдәният министры урынбасары, Ольга Ярилова, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, үзәкләштерелгән дини оешмалар җитәкчеләре катнашты. Оештыру комитетының киңәйтелгән утырышын ачып,Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның ислам дөньясы белән эшкә зур игътибар юнәлтүен билгеләп узды.
Рөстәм Миңнеханов
Татарстан Республикасы Президенты
Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелә. Моның өчен без илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинга рәхмәт әйтергә тиеш.
Дәрәҗәле уздырыр өчен корылган планнар да шактый. Татарстанда 30дан артык чара үткәререлү көтелсә, Федераль план тагын да киңрәк — ул 71 пункттан тора. Без булдыра алмаган эш юк дип билгеләп үтте утырышта катнашкан Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.
Минтимер Шәймиев
Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе
1100 еллык уңаеннан уздырылган чаралар мөселманнарның Россия дәүләтчелеген, мәдәниятен формалаштыруга керткән өлешен ассызыклый. Шулай ук дөнья җәмәгатьчелегенә безнең бай мәдәни һәм тарихи мирасыбызны, традицион рухи кыйммәтләрне үстерүдәге казанышларыбызны һәм Россия мөселман өммәтенең ислам дөньясында аерылгысыз өлеше булуын күрсәтергә, ә иң мөһиме дин тотучыларны берләштерергә ярдәм итә.
Фәрит Мөхәммәтшин
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе
Бер генә дин дә сугыш яклы түгел. Дошманлык теләми. Төрле милләттән булсак та , төрле телдә сөйләшсәк тә, без бер илдә, аңлашып, динара тату яшибез.
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгы логотибы проекты да әзер. Аны «Хозур» нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин тәкъдим итте.
Мөршидә Җиһан, Булат Шакиев Владмир Юрков Татарстан яңалыклары