Республика Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә әзерләнә. Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм итүне оештыру комитеты утырышын уздыруы көтелә.
План элек федераль дәрәҗәдә расланган иде. Күпчелек чаралар Татарстанда уза. Болгарга кадәр юллар яңартыла, Елга вокзалы төзекләндерелә, республика башкаласында Ислам кулъязмаларын цифрлау буенча үзәк булдырыла. Сүз уңаеннан, бүген үк Кол Шәриф мәчетендә Корьәннең уникаль кулъязмасын әзерләүгә керешәләр. Тулырак мәгълүматлар безнең киләсе чыгарылышларда.