Түбән Кама районының Үзәк мәчетендә “Намаз — бәхет ачкычы” дигән проектының 7 нче сезоны башланды. Тәҗрибәле остазлар 5 дәрес эчендә ислам диненең асылына төшенергә, намаз укырга өйрәтәләр. Укулар — түләүсез. Шундый дәресләрнең берсендә Түбән Камадагы хәбәрчебез Албина Валиева да булып кайтты.
Исламда беренче адымнар ясаучылар өчен уку әсбәпләре әзерләнгән. Бары тик теләк кирәк, ди Гөлнара Хәсәенова. Аның әйтүенчә, 11 нче феральдән үзәк мәчеттә “Намаз — бәхет ачкычы” проекты башлана. Бу инде җиденче сезон.
Уку программасын Түбән Кама мөхтәсибәте төзегән. Аның төп асылы – биш дәрес эчендә намаз укырга өйрәтү. Хәзерге вакытта курсларга язылырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителә. Дәресләр – түләүсез. Узган ел тәҗрибәсе күрсәткәнчә, түбәнкамалыларда ул зур кызыксыну уяткан. Укуга теләге булган hәркем кушыла ала.
Альбина Валеева, Булат Әбдельманов, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.