Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган сәхифә — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы

Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган сәхифә

21.10.2022
Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган сәхифә

Бүген илебезнең дәүләти-дини сәясәтендә мөселман өммәте мәсьәләләрендә һәм аның ихтыяҗларына игътибар арту күзәтелә. Нәкъ шул вәзгыятьтәге кыскача яңалыклар белән хезмәттәшем Мөршидә Җиһан таныштырыр.

Новости СМИ2

Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!Хөрмәтле дин кардәшләр!
Бөгелмә шәһәрендә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале узды. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап үткәрелде. Бәйге ел саен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге оештырыла. Мөнәҗәтләр башкару фестивале халык арасында татар-мөселман традицияләрен барлау, татар телен һәм милли-мәдәни мирасны саклау, үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр арасында дуслык җепләрен ныгыту максатыннан үткәрелә.

Узган ял көннәрендә Татарстанда Чирмешән һәм Әлки мөхтәсибәтләрендә яңа мәчетләр ачу тантаналары булып үтте. Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш авылында, моңа кадәр хезмәт иткән мәчет бинасы яраксыз хәлгә килгәч, халыкның һәм иганәчеләрнең тырышлыгы белән яңа мәчет бинасы төзелде. Гыйбадәт йортына “Әкълимә” исеме бирелде. Аны сафка бастыруда шушы авылда яшәгән мәрхүм Әкълимә апаның уллары –зур өлеш кертә. Шулай ук Әлки районы Яңа Әнҗерә авылында да иман йорты ачылды. Моңа кадәр анда мәчет булмаган, Яңа Әнҗерә мөселманнары җомга намазларына күрше-тирә авылларга йөрергә мәҗбүр булган. Алар бергә җыелып, киңәшеп, узган ел май аенда мәчет салырга керешә.

Бу эшләрне иганәче Ринас Шәфигуллин башлап йөри. Төзелеш эшләрен авыл халкы үзе башкара. Яңа мәчеткә дин әһеле Шәһит Галимов хөрмәтенә “Шәһит” исеме бирелде. Имам вазифаларын Илгиз хәзрәт Гобәйдуллин алып бара. Хәзерге вакытта, Яңа Әнҗерә авылында “Шәһит” мәчете ачылганнан соң, Әлки мөхтәсибәтендә мәчетләр саны 31гә җитте.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары, социология фәннәре кандидаты, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинның рус телендә «Уроки семьи» китабы басылып чыгу уңаеннан матбугат конференциясе узды.
Журналистлар белән очрашу барышында китап авторы аның барлыкка килү идеясе һәм нинди концепция нигезендә төзелүе, төп эчтәлеге турында сөйләп үтте.

Новости СМИ2

Бүген, берничә минуттан Казанның үзәк сәүдә кибетендә гыйбадәт бүлмәсе ачыла. Ул кибетнең аскы катында урнашкан. Бу – Татарстанда унынчы намаз бүлмәсе. 2020 елда сәүдә үзәкләрендә гыйбадәт бүлмәләрен ачу буенча Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе инициативасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Гыйбадәт бүлмәсен ачу тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев һәм РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрданов катнашырга ниятли.

Сезгә җиткерәсе яңалыкларым шушылар иде, киләсе ял көннәрегез файдалы үтсен дип бүгенгә саубуллашам. Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Пенза өлкәсенә эш сәфәре

Пенза өлкәсенә эш сәфәре

Көтелгән вакыйга

Көтелгән вакыйга

Ярдәмчел Татарстан

Ярдәмчел Татарстан

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+