Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү, хөрмәтле дин кардәшләр!
“Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге оешуга быел — 3 ел. Аз гына вакыт эчендә үзәк шактый нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешкән.
Шушы көннәрдә “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәгенең эшчәнлегенә багышланган кичә узды. Үзәкнең быелгысы елда төп казанышы — Галимҗан Барудиның беренче һәм икенче хәдисләр китабының гарәп теленнән тәрҗемә ителеп бастырылып чыгарылуы. Мәгълүм булганча, беренче җыентык февраль аенда, ә икенчесе шушы кичәдә тәкъдир ителде.
Фоат Галимуллин билгеләп үткәнчә, борынгы әдәбият тарихында дин галимнәре хезмәтләре зур урын били. Галимҗан Баруди педагогик һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге белән шөгыльләнгән, аның укыту ысуллары хәзер дә актуальлеген югалтмаган.
Тантана вакытында Апанай мәдрәсәсе шәкертләренә, гомумән үзәк эшчәнлеген җәелдерүдә катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.
«Татарлар — мөселманнар арасында дөньяда иң беренче булып 1803 елда Коръән бастырган. Халкыбыз тарихында тәфсирләр күп чыкты. Берничә ел элек «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнде һәм аның аудиоварианты да халыкка барып иреште. Ә күптән түгел Кәлам Шәриф Брайл хәрефләре белән басылып чыкты. Хәзер китапны күзләре күрмәүче мөэмин кардәшләр дә укый ала.
“Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” китабы «Ярдәм» хәйрия фонды ярдәмендә башкарылган изге гамәлләрнең берсе генә. Ә калган, бихисап гамәлләр белән Илдар хәзрәт Баязитов 2022 ел нәтиҗәләре буенча матбугат очрашуында таныштырды. «Ярдәм» хәйрия фонды 2022 ел башыннан мохтаҗлар өчен барлыгы 3 миллион 18 000 мең сумлык сертификат тапшырган. Очрашуда шулай ук күпфункцияле «Дан» спорт комплексы эшли башлау, «Бер-беребезгә ярдәм итик» һәм «Йөрәк белән күрү һәм ишетү» проектлары турында мәгълүмат бирелде.
Мобилизацияләнгән хәрбиләрнең гаиләләренә азык-төлек алу өчен ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Батырлык» акциясе нәтиҗәсендә 180 мең сумлык медикамент, 336 мең сумлык кием-салым һәм аяк-киеме тапшырылган. Левченко бистәсендә «Сөләйман» мәчете яңартып төзелә. Бу изге эшләрне башкаруда иганәчеләрнең дә өлеше зур.
«Ярдәм» фондының эш төркеме зур түгел , әмма һәрберсенә фидакарьлек хас.Күркәм гадәткә кергән очрашу барышында дини темага язучы, аеруча Ярдәм хәйрия фонды эшчәнлеген халыкка җиткерүче журналистларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
Дин галиме, Ризаэтдин Фәхреддин әйтүенчә: «Бер үк җәмгыятьтә төрле кешеләр яши. Алар арасында көчлеләр дә, зәгыйфьләр дә, байлар да һәм ярлылар да, кечкенәләр дә вә олылар да, галимнәр дә вә наданнар да бар. Кеше, дөньяда никадәр бай, никадәр көчле-куәтле булса да, бер үзе генә яши алмас иде. Ул башка кешеләрнең ярдәменә дә мохтаҗ. Шуның өчен динебез үзара ярдәмләшүне фарыз кылган. Барыбызның да ярдәмләшеп яшәргә мөмкинлеге булсын дигән теләктә бүгенгә саубуллашам. Әссәламегаләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!