Быел Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә, илебездә дәүләт дәрәҗәсендә истәлекле дата — Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелде. Юбилей елында әлеге тарихи вакыйгага багышланган масштаблы чаралар узды. Бүген Мәскәү шәһәре Союзлар йортының Колонналы залында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашында әлеге истәлекле датага багышланган йомгаклау чарасы була.
Алга таба җомга чыгарылышыбызны Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең 1100 ел тулуга багышланган сәхифә белән дәвам иттерәбез. Сүзне хәбәрчебез Мөршидә Җиһанга бирәм.
Әссәләмегаләйем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү . Җомга көннәребез мөбарәк булсын дип сәхифәбезне башлап җибәрәбез. Шушы көннәрдә башкалабыз Казанда Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциянең 50 еллыгына багышланган форум кысаларында дини мирас буенча халыкара конференция узды. Фәнни–гамәли чарада Россиянең традицион дини оешма җитәкчеләре, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары белән идарә итүчеләр, галимнәр катнашты. Ачылыш тантанасын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап җибәрде.
Конференциядә сүз ЮНЕСКО объектлары, туристик маршрутлар белән идарә итү мәсьәләләре турында барды. Татарстанда татар-мөселман мәдәнияте һәйкәлләренә караган ике ЮНЕСКО объекты бар: алар – Казан Кремле һәм Болгар тарихи-археологик комплексы. Бу борынгы һәйкәлләрне яңадан торгызу киң җәмәгатьчелек арасында зур кызыксыну уятты.
***
Казаннның фәнни-мәдәни башкала булуын раслап тагын бер “Россия музейларында ислам мирасы” дип исемләнгән Россиякүләм конференция дә үз эшен башлап җибәрде. Әлеге фәнни форум Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышлап үткәрелә. Конференциядә Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Азов, Грозный, Саранск, Истанбул, Баку һәм башка шәһәрләрнең музей, архив, китапханә һәм мәгариф учреждениеләре белгечләре катнаша. Зурлап уздырылга чараның максаты — мөселман мәдәнияте, ислам тарихы, бүгенге дөньяда ислам сәнгатенең роле, рухи кыйммәтләрне саклау, динара диалог турында фикер алышу. Форум Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Милли музей тарафыннан оештырылды һәм ул 10 декабрьгә кадәр дәвам итә.
*****
Барыгызга да тән һәм рух сәламәтлеге теләп бүгенгә саубуллашам. Әссәләмегаләйем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.