Җомга көнендәге яңалыклар чыгарылышын Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган махсус сәхифә белән дәвам иттерәбез. Сүзне коллегам Мөршидә Җиһанга бирәм.
Әссәләмегеләйкем вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү, хөрмәтле мөселман кардәшләребез
«Ярдәм» хәйрия фондының «Тормыш юлы» социаль акциясе мохтаҗларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.Төгәрәк әйтсәк –«Ярдәм» мәчетенең спорт комплексы янында Сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр, ялгыз пенсионерлар, күп балалы, аз керемле һәм йортсызлар кайнар ризык белән тәэмин ителә.
“Тормыш юлы” акциясе Казанның кеше язмышына битараф булмаган халык һәм Россия Федерациясе Президентының үсеш гранты ярдәмендә башкарыла.
Татарстан Республикасында Диния Нәзарәте башлангычы белән гадәттәгечә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе старт алды. Шуңа бәйле рәвештә, мөфтият 2022 елның 24 сентябрен Татарстанда Гошер көне дип игълан итте.
Гошер көне Татарстанда барлык мөхтәсибәтләрдә үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә. Һәр елдагыча, мөхтәсибәтләрдәге мәчетләр гошер сәдакасы итеп җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул итә: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива һ.б. Аннары азык-төлек җыелмаларын аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшыру оештырыла.
Чирмешән районының югары Кәрминкә Авылы имамы хатыйбы Миңнеәхсән хәзрәт Ризванов 10 тонна гошер сәдакасы тапшырган .
Казанда гошерне Нәзарәт карамагындагы “Зәкят” хәйрия фонды кабул итә һәм тарата. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора, аларның барысына да – гошер тапшырыла. Әлеге исемлектә булмаган, ләкин гошер рәвешендәге азык-төлекләтә ярдәмне алырга теләүчеләр, керемнәре турындагы белешмә алып, +7 (843) 225-33-22 телефоны буенча шалтыратып фондка мөрәҗәгать итә ала.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “Хозур” нәшрият йортының «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең махсус дипломына лаек булды.