Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе – Ел саен бал бәйрәме уздыра. Күркәм гадәтнең асылы — шәкертләрне һөнәри осталыкка өйрәтүдән гыйбарәт.Баллы бәйрәмнән Мөршидә Җиһан репортажы.
Бишле билгесе яңа заманда баллар белән бәяләнүен исәпкә алсак 100 баллы бал җитештерү серләренә өйрәтәләр шәкертләрне мәдрәсәдә.
Мөхәммәтнең нәсел тамырлары авылдан. Бабасы Бысыйр умартачы булгач аңа өйрәнүе җиңел. Тырышлык та кирәк билгеле.
Татар дөньясында милли тормыш һәм дин дигән төшенчә бар. Данис Шакиров фикеренчә аларның аерылгысыз булуын мәдрәсә эшчәнлеге үз үрнәгендә тагын бер кат дәлилли.
Хезмәт дәресендә ирешкән уңышлары белән таныштыру өчен Ильяс хәзрәт Җиһаншин кунакларга мәдрәсә бакчаларын сәяхәт оештырды.
Умартачылык кәсебен өйрәнү әйбәт әлбәттә, әмма шәһәр эченә урнашкан мәдрәсә шартларында булу гаҗәпләндерә . Баксаң аның да сере бар икән. Умарта оялары вакытлыча кырга күчереп куела.
Авыз итәрлек кенә түгел, мәдрәсә шәкертләренә кыш чыгарлык булган бал кортлары күчтәнәче. Кәрәзләр тулы: аертырга вакыт! Остаханә уздыручы Хәлил хаҗи Мәгъсүмов кәрәзләрне бал кудырткычка тезә.
Яңа аерткан бал белән чәй аерата тәмле була. Әлбәттә, шәкертләр җитештергән бал белән кунакларны да сыйланды.
Чыннан да шәкерләренең дини, дөньяви белемнәрен хезмәт чирекләре, рухи-мәдәни чаралар тирәнәйтә.
Мәдрәсәдә умартачылык белән шөгыльләнү кәсеп алу мәйданчыгы гына түгел шәкертләргә дәүләт стандартларына туры китерелгән дипломнардан тыш, һөнәри таныклык та бирелә.
Мөршидә Җиһан, Данил Жданов. Татарстан яңалыклары.