Казанда намазга өйрәтү буенча беренче дәресләргә тыңлаучылар туплау башланды. Алты дәрес эчендә укучыларны дога укырга һәм көндәлек тормышта ислам кушканча яшәргә өйрәтәләр.
Укулар татар һәм рус телләрендә алып барыла.
Дәресләр һәр шимбә көнне иртәнге сәгать сигездән уникегә кадәр, Тукай урамы, 40 нчы йорт адресы буенча урнашкан Галеев мәчетендә үткәрелә. Беренче дәрес 15 нче октябрьдә булыр дип көтелә. Исегезгә төшерәбез, «Ислам. Беренче дәресләр» проекты беренче тапкыр мөфтият тарафыннан 2018 елда гамәлгә ашырылды. Әлеге проектның 10 сезонында курсларга якынча 840 кеше килгән.