Бу көннәрдә Нәзарәттә «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбенең 11нче сезоны ачылды. Дәресләр якынлашып килүче Рамазан аеалдыннан башланып китте, бу анда катнашучыларга изге ай тәмамланганчы намазны өйрәнеп өлгерерг әмөмкинлек бирәчәк. Дәресләр атнага бер тапкыр уздырыла, Һәм 8нчы апрельдә тәмамлана.
Исегезгә төшерәбез, ислам, беренче адымнар проекты, Татарстан мөфтияте тарафыннан 2018 нче елда тормышка ашырыла башлады. Республика Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, ун сезон дәвамында әлеге курсларда, 900 дән артык кеше белем алды һәм намазга басты.