Казан вертолет заводында яңа җыю цехы һәм һөнәри белем бирү үзәге төзелә. Әлеге объектлар төзелешенә старт бирелде.
Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Яңа производствода заманча җиһазларда машиналарны өзлексез җыю бурычы куела. Хезмәт җитештерүчәнлеге югары булыр дип көтелә. Ә 650 укучыга исәпләнгән һөнәри белем бирү үзәге авиатөзелеш тармагына пилотлар һәм белгечләр әзерләргә тиеш. Соңгылары, вакытның күп өлешен заманча станоклар янында үткәрәчәк. Ике корпусны да 2024 елның язына тапшырырга планлаштыралар.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты
Безнең күз алдыбызда предприятиене тирәнтен заманчалаштыру бара. Бу яңа завод, механик эшкәртү, агрегатлар җитештерү, буяу һәм соңгысы җыю цехы. Ул 53 елда ук төзелгән, заманча вертолетлар җыю өчен кирәк булган бурычларга җавап бирмәде. Без беренчедән тулы җыю цехын төзибез. Ә иң мөһиме биредә һөнәри әзерлек үзәге булдырыла.