Иске Татар бистәсен үзгәртеп корырга җыеналар. Җиһазлау өчен Мәскәүдән 165 миллион 700 мең сум акча бүлеп бирелә. Шуңа Татарстан тагын 38миллион 800 мең сум өстисе. Таҗи Гыйззәт урамыннан Вахитов мәйданына кадәр араны яңартырга ниятлиләр. Аны өч өлешкә: сәнәгать, мәдәни-эшлекле һәм Болак арты зоналарына бүләргә планлаштыралар. Һәр өлешнең үз стиле булачак. Туристларны әлеге урыннарга шул рәвешле җәлеп итергә җыеналар.