Гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре бүген район сулыкларына рейдка чыкты. Боз катламының калынлыгын тикшереп, кыю балыкчыларны кисәтте алар. Соңгы арада боз астына китү очраклары еш теркәлә. Гадәттән тыш хәлләр хезмәтенең төп максаты — мондый аяныч хәлләргә юл куймау.
Иске Иделдәге бозның калынлыгы кешене күтәрерлек калынлыкка җиткән. Белгечләр аны 7 сантиметрдан да ким булмаска тиеш дип белдерә. Тик һава торышының кискен үзгәреп торуы, температураның әле уңай, әле тискәре күрсәткечләре боз өслегенә дә йогынты ясый. Мондый шартларда ул бөртөрле генә калынлыкта туңмаска мөмкин.
Айрат Гафуров – кыю балыкчыларның берсе. Елгада беренче боз катламы барлыкка килү белән балыкка бару хыялы белән яна башлый. Тик гомер кадерлерәк ди ул, шуңа күрә боз (ныгытып туңгач кына) куркынычсыз хәлгә җиткәч кенә су буена төшә.
Районның гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре боз өстендә сак булырга чакыра. Алар тарафыннан мондый рейдлар, профилактик чаралар әле алга таба да үткәрелә. Гадәттән тыш хәлләр бүлегенең төп максаты-аяныч хәлләргә юл куймау.
Алия Галиуллина, Альбина Султанова, Марат Саррахов, Татарстан яңалыклары.