Узган һәр чорның, һәр дәвернең җитди вакыйгалары хәзер инде авыл тарихына әверелгән. Бигрәк тә авыл тарихын мәчетләрдән, диннән, дини истәлекләрдән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Әтнә районының Иске Өҗем авылы тарихы Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. Күптән әлеге авылда тантаналы рәвештә иман йорты ачылды.Вакыйга урыныннан хәбәрчебез Мөршидә Җиһанның махсус репортажы.
Аллаһу әкбәр дип әйтер өчен күтәрелгән куллар арасында гомер буе эшләп сөялләнеп беткәннәре дә , сабыйлыгы аңкып торган йомшаклары да бар. Барысы да Хәзрәт кылган дога- теләкләрнең кабул булуын теләп амин итә. Бу көннәрне кайчаннан бирле көтте авыл халкы. Мәчет ачылышын күрергә махсус кайткан Габделхәлим абыйның сөенече эченә сыймый. Күзләренә яшь килә.
Иске Өҗем халкының шатылыган элеккеге мөфти Госман хәзрәт Исхакый, ТР президенты аппараты һәм Әтнә районы җитәкчелеге вәкилләре дә уртаклашты
Заманында Иске Өҗем авылының ике катлы мәчете дә даны тирә якларга таралаган мәдрәсәсе дә була. Тарихи чыганакларга караганда аны 1894 елда мулла Фазыл Рәхмәтуллин төзеткән була. Ләкин илдәге тискәре вакыйгалар нәтиҗәсендә мәчет 1934 елда бетерелә.. 40 ел шушы авылда сыер савучы булып эшләгән Сәвия Усманова мәдрәсәле мәчетнең манарасын кисү тарихын элгәрләр ишетеп калган.
Күңеле йомшарган Сәвия апа күзләрен яшереп сөйли. Манараны кискән кеше нәселенең дә язмышы гыйбрәт алырлык .
Ни гаҗәп, авылда озак еллар мәчет ачу җае чыкмый. Шушы авыл кешесе Габделнур агайның йөрәге әрнеп бу хакта сүз кузглаткач кына изге эшнен башлап җибәрәләр. Тамчыдан күл җыела. Авыл халкының бердәмлеге, иганәчеләр ярдәме белән яңа мәчеткә 2013 тә нигез салына. 2016 да манара куела. Ә бүген тантанага җыелучылалар яңа мәчеткә беренче тапкыр тәкъбир әйтеп керде.
Күрәсең вәгъдәсе җитмәгән булгандыр , Аллаһыга шөкер, быел рәсми рәвештә ачылды ди, Равил хәзрәт Зөфәров.
Мәчет –мәдәрәсәле авыллар татарның күренекле шәхесләрен тәрибяләүгә дә зур этәргеч биргән. Шушы авылдан чыккан Лондон университеты профессоры булган шәхес Рәшит Хисмәтулла улы Рәхмәти Арат та башлангыч белемне мәдрәсәдә ала.
Әлегә яңа мәчетнең исеме юк. Бәлки мәчетнең иман һәм нур чыганагы булуын исәпкә алып беренче тәкъдим ясаучы Габделнур исеме бирелер. Монысы, әлбәттә, киләчәк эше , ә Аллаһ йортын төзүгә катнашы булучыларга рәхмәт әйтү, амәнәтләрен үтәү өчен оештырылган чара өйлә намазын уку белән тәмамланды.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов . Татарстан яңалыклары