Казанда кулланышта булган иске электр батареяләрен утильләштерү акциясе башланды. Әлеге акция ел саен оештырыла. Батареяләрне җыю пункты Авиатөзелеш районының Копылов урамында да урнашкан.
Батареяләр кечкенә булсалар да, сәламәтлеккә бик куркынычлы. Берсе 20 квадрат метр җирдәге туфракны яки 400 литр суны зарарлый ала.Тереклеккә зур зыян сала.
батареяләрдәге магний, цинк, терекөмеш, башка матдәләр әйләнә-тирә мохитне пычратып кына калмый, ә кеше сәламәтлеген дә зарарлый. Таркала башлагач, диоксин газларын бүлеп чыгара, алар кешенең сәламәтлегенә начар йогынты ясый.
Бөерләр, нерв тукымалары, хәтта сөякләр зарарлана. Дөрес утильләштерү -табигатьне саклауның бердәнбер ысулы. Казанда туклану элементларын җыю буенча еллык акция старт алды. Пунктларның берсе
Кешеләрнең бик азы гына батареяләрне тиешле урынга тапшыра, ә калганнары чүп контейнерларына ташлау белән генә чикләнә.
Без халыктан эшкәртү өчен сатып алган көнкүреш әйберләренең бик аз өлеше генә батереяләр, аларны нигездә чүплеккә ташлыйлар. Ә бит алардан табигатькә, тереклеккә шактый зыян килә.
Казанда батареяләрне җыю пунктлары азык–төлек кибетләрендә, төзелеш гипермаркетларында, мәктәпләрдә урнашкан, хәзер торак комплексларында да кабул итә башладылар. Әлеге акциядә теләгән һәркем катнаша ала.
Елизавета Жукова, Никита Граханцев, Татарстан яңалыклары.