Безнең телерадиокомпания Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә авыру балаларга ярдәм итү буенча уртак проектны дәвам итәләр. Бүген ишетмәүче тугыз яшьлек Настя Бердникованың авыру тарихы. Аның гаиләсе безгә бер елга җитәрлек даруга акча җыюда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.
Настя Бердникова бик акыллы һәм кызыксынучан кыз. Белемгә һәрвакыт тартыла, 1 сентябрьне түземсезлек белән көткән. Баланың шөгыльләре күптөрле, рәсемнәр ясарга, бассейнда йөзәргә ярата. Ләкин ишетмәве аңа проблемалар тудыра.
Настя игезәкләр соңары. Алар билгеләнгән вакыттан алдарак – 26 атналык чагындада туган. Ике сабыйга да церебраль парлич диагнозы куелган. Настяның ишетүбелән дә проблемасы баар. Гадәти ишетү апараты аңа туры килми, чөнки алар кызга кирәкле тавыш ешлыгын тәэмин итә алмый.
Мондый аппаратны алмасалар, Настя сөйләшергә дә өйрәнә алмый. Ишетү аппараты 496 мең сумнан артык тора. Гаиләнең шулкадәр акчасы юк. Без бергәләп булыша алабыз. Моның өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС хәбәр җибәрү дә җитә. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә тулырак мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Ангелина Морозова, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары.