Казанда «Безнең ишегалды» республика программасы буенча башкарылган эшләрнең гомуми проценты быел 54,9% тәшкил итә. Беренче эшләр 4 нче апрельдә башланган иде, барлык ишегалларын 1 нче ноябрьгә кадәр төзекләндерү планлаштырыла.
Шулай итеп, бүгенге көндә 69 йорт яңартылган, 238 ендә эшләр башкарыла, ә 166 сында төзекләндерү эшләре башлануы көтелә. Программа буенча юллар һәм тротуарлар ремонтланабалалар һәм спорт җиһазлары урнаштырыла.
Йортлар нормативларга гына түгел, ә халыкның теләкләренә дә туры килсен өчен оештыру мәьсәләләре буенча җыелышлар үткәрелә. Казанлылар үзләренең тәкдимнәрен, «Безнең ишегалды» рәсми порталында кайнар линия ярдәмендә дә калдыра ала.