Бүген Питрәч районында “Безнең ишегалды” республика программасы буенча халык белән фикер алышулар башланып китә. 2022 елда 19 йорт яны территориясен ремонтларга кирәк, алар нинди булырга тиешлеген питрәчлеләр үзләре хәл итә. Киләсе елда Питрәчнең үзендә-5, Ленино-Кокушкинода-11, Кощаковта-2, Богородскийда 1 ишегалды төзекләндерү планнаштырыла.