Бүген 1 апрельдэ Татарстанда санитар-экологик икеайлык һәм «Экояз – 2021» акциясе башланды. Кыш буена тупланган чүп-чардан территорияләрне чистарту көчәйтелгән режимда үткәрелә. Быелгы сезон яңалыгы булып республика югары уку йортлары тулай торакларында калдыкларны аерым җыю буенча конкурс һәм «Иң яхшы эко ишегалды» номинациясе торачак. Ел саен үткәрелә торган «Эко яз» конкурсы ике этапта – район этабы 1 апрельдән 14 майга, ә республика этабы 15 майдан 31 майга кадәр уза. Республика экологик акция нәтиҗәләре буенча, барысыннан да актив катнашкан балалар бакчасы, мәктәп, гаилә, предприятие, муниципаль берәмлек һәм беренче тапкыр ишегалды билгеләнә. Моннан тыш, югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары өчен «Халык контроле» системасы ярдәмендә законсыз чүплекләрне фото-фиксацияләү буенча акция башлап җибәрәчәкләр. Былтыр язгы өмәләрдә катнашучылар саны 156 мең тирәсе булган.Ул вакытта санитар-эпидемиологик вазгыять сәбәпле, кешеләргә күпләп җыелу тыелган иде.Быел республика халкы актив булыр дип көтелә.