Исерек көенчә транспорт белән идарә итүчеләрне ничек итеп акылга утыртырга? Россиянең эчке эшләр, сәламәтлек саклау, юстиция министрлыклары әлеге кешеләргә карата җинаять эшен кузгату турында тәкъдимнәр әзерли. Тәкъдимнәр 1 ноябрьгә кадәр җыела. Әлеге четрекле теманы хәбәрчебез дә өйрәнде.
2020 елның язы — асфальтта исерек ике ир утыра — җәяүлеләр юлында 12 яшьлек малайны бәрдергәннән соң, машина йөртүче пассажиры белән качып китәргә тырышкан. Аларны битараф булмаган үтеп баручы тоткарлаган.
Исерек килеш рульгә утыручыларны көн саен тоткарлыйлар. Унлап йөртүчене. Тик юлларда исерек йөртүчеләр гаебе белән фаҗигаларны булдырмый калу мөмкин түгел.
Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин исерек шоферларга карата чараларны катгыйландыру башлангычы белән чыкты. Наркология диспансерына исәпкә кую мәҗбүри була. Кабат законны бозган өчен — җинаять җаваплылыгы һәм гомерлеккә машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү карала. Хәмер кулланырга яратучыларның корал белән идарә итү хокукын да чиклиләр. Күпләр бу чаралар белән килешә.
Блиц
Россия автомобиль Федерациясендә дә исерек килеш кабат рульгә утыручыларга җәзаны катгыйландырга кирәк дип саныйлар.
Җаваплылык тоймаган кешеләргә карата чикләүләрне көчәйтү зарур. Андыйларга эш урыннарында да таләпләрне катгыйландыру файдагы булыр иде.
Хәзер эчке эшләр , сәламәтлек саклау, юстиция министрлыклары гамәлләрне килештерә. План 1 ноябрьгә кадәр тапшырылырга тиеш.
Булат Шакиров Владимир Юрков,Татарстан яңалыклары.