Украинада барган махсус хәрби операциядә һаләк булган райондашыбыз Раил Надриевка, мемориаль такта ачылды. Әлеге уңайдан техникумда чара узды. Биредә Раильнең әти-әнисе, туганнары һәм техникум коллективы катнашты.
Нибары 20 ел гомер яшәп, үзеннән соң якты эз калдырган Раил Надриевны район халкы зурлый, олылый бүген. Күңелләргә моңсулык иңдерә, шул ук вакытта горурлык хисләре дә уята торган чара һөнәри техникум базасына төрле хәрби бәрелешләрдә катнашкан ветераннарны җыйды. Украинада барган махсус хәрби операциядә һәлак булган Раиль Надриев истәлеге мәңгеләштерелде.
Раиль Надриев һөнәри техникумга 2018 елда укырга килә. 3 ел биредә белем алып, курсташлары һәм педагогик коллектив арасында хөрмәт казана.
2021 нче елда хәрби хезмәткә алынган Раиль үз теләге белән Украинага китә. 2022 елның сентябрендә һәлак була. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары белән дәүләт бүләге — «Батырлык ордены» белән бүләкләнә.
Сугышларда катнашып вафат булган батырларны райондашлары бер минутлык тынлык белән искә алды.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов батыр ул үстергән Марсель Надриевка рәхмәтен җиткерде.
Истәлек тактасын ачу чарасы кадет интернат мәктәбе, һөнәри техникум укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды. Чарада катншучыларга истәлекле мизгелләр бүләк итте.
Регина Салахова Марат Саррахов, Ләлә Зәйнуллина, Татрстан яңалыклары, Актаныш районы.