Бүген ягъни 5-нче майдан алып август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, төн дәвамында офыкта яктылык югалмый. Шуңа бәйле рәвештә, астрономик исәпләүләр ярдәмендә, ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне төгәл билгеләп булмый башлый. Шуңа күрә Ресублика мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы намаз вакыты керә торган якындагы төбәккә карап, намаз вакытларын исәпләү юлы белән билгеләргә карар кылды. Иртәнге намазның башлану вакыты – ураза башлану вакыты булып тора. Игътибарлы булыгыз һәм намаз вакытларын күзәтеп барыгыз!